Новости
3 Августа , 08:00

Башкортстанда "Дон" кушаматлы сугышчының сөйгән кызы белән туйлары булды

Башкортстанда Чакмагыш районыннан "Дон" кушаматлы сугышчы өйләнгән. Хәрби хезмәткәрне һәм аның сөйгән кызы Сөмбелне социаль челтәрләрдә район башлыгы Реканс Ямалеев котлады.

Башкортстанда "Дон" кушаматлы сугышчының  сөйгән кызы белән туйлары булдыБашкортстанда "Дон" кушаматлы сугышчының  сөйгән кызы белән туйлары булды
Башкортстанда "Дон" кушаматлы сугышчының сөйгән кызы белән туйлары булды

Яңа Кут авылы Герое мобилизациянең беренче көннәреннән үк Ватанны саклауга басты. Ул Жуков һәм "СВО катнашучысы" медальләре белән бүләкләнде.

"Мондый егетләргә, аларның рухи көчләренә чын күңелдән сокланам. Хезмәткә һәм ераклыкка карамастан, алар йөрәкләрендә мәхәббәт, ышаныч саклыйлар һәм киләчәккә планнар коралар. Ата-аналарга лаеклы тәрбия биргәннәре өчен рәхмәт белдердем. Ышанам ки, безнең көрәшче үз гаиләсе өчен ышанычлы яклаучы, ә тормыш иптәше гаилә учагын кайгыртучан саклаучы булыр", — дип билгеләп үтте Чакмагыш районы башлыгы.

Башинформ.

ФОТО: РЕКАНС ЯМАЛЕЕВ | ЧАКМАГЫШ РАЙОНЫ хакимияте.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас