Новости
4 Августа , 06:00

Августта күктә сирәк астрономик күренешләр көтелә

Йолдызлар «яңгыры» һәм Кояш тотылу булачагын раслый белгечләр.

Августта күктә сирәк астрономик күренешләр көтеләАвгустта күктә сирәк астрономик күренешләр көтелә
Августта күктә сирәк астрономик күренешләр көтелә

Айның төп вакыйгаларының берсе – Персеидлар метеор яңгыры. Ул 12–13 август төнендә иң югары ноктасына җитәчәк. Уңайлы шартлар булганда, күктә сәгатенә 100 гә кадәр «йолдыз атылуын» күрергә мөмкин. Быел метеор яңгыры яңа ай чорына туры килә, шуңа күрә Ай яктылыгы күкне капламаячак һәм күзәтү өчен шартлар яхшы булачак.

Шул ук көнне – 12 августта – тулы Кояш тотылуы да булачак. Аны Европаның кайбер төбәкләрендә тулысынча күзәтергә мөмкин булачак. Мәскәүдә исә тотылуның башлангыч өлешләре генә күренәчәк.

Август дәвамында күктә берничә планетаны да күзәтергә мөмкин. Иртәнге һәм төнге вакытларда Венера, Сатурн, Нептун, Марс, Уран, Юпитер һәм Меркурий күренергә мөмкин. Мондый планеталар урнашуы астрономия белән кызыксынучылар өчен аеруча кызыклы булачак.

Фото: theslim.livejournal.com.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас