

Алар арасында – Башкортстан Республикасыннан «Батырлар» командасы: бөтен республикадан 20 иң көчле егет. Бәләбәй районыннан «Гвардеец» та "Бөркет" хәрби‑патриотик клубында тәрбияләнүче яшь армияче Альберт Даутов катнаша.
Җыеннарда балалар тулысынча армия тормышы белән яшәячәкләр: строй, гомумфизик, ату һәм парашют әзерлеге узачаклар, заманча кораллар белән танышачаклар, БПЛА белән идарә итүне үзләштерәчәкләр, хәрби эшнең тактикасын һәм нигезләрен өйрәнәчәкләр. Шулай ук мини‑футбол, баскетбол, волейбол, пейнтбол һәм башка дисциплиналар буенча ярышларда катнашачаклар.
Иҗат та булачак: яшь армиячеләр үз төбәкләрен тәкъдим итәчәкләр һәм конкурсларда талантларын ачачаклар, шулай ук Пенза өлкәсенең тарихы һәм истәлекле урыннары белән танышачаклар.
Альбертка һәм "Батырлар" командасына җыеннарда үзләрен лаеклы күрсәтүләрен телибез!
Алсу Фәизова.
Фото "The Penza Post" мәгълүмати-аналитик порталы