

Үзйөрешле машиналарның техник торышына күзәтчелек буенча БР Дәүләт комитетының структур бүлекчәләренең баш дәүләт инженер-инспекторлары БР Табигатьтән файдалану һәм экология, БР Урман хуҗалыгы министрлыклары белгечләре, БР буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары, шулай ук авыл хакимиятләре башлыклары белән берлектә теркәлмәгән, үзйөрешле машиналарны һәм аларга тагылмаларны, аларны файдалану процессында мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймауны ачыклау буенча чаралар үткәрәчәкләр.
Хокук бозулар ачыкланганда, сәбәпләрне һәм гаепле затларны ачыклау өчен планнан тыш контроль чаралар (инспекция визиты, рейд каравы, күчмә, документар тикшерү) үткәрүгә дәлилле күрсәтмәләр чыгарылачак.
Регина Иванова әзерләде