

"Җырчы чишмәләр" паркында балалар һәм яшүсмерләр бик теләп кул эшләре дөньясына чумдылар. Студиягә нигез салучы Татьяна Васяева җитәкчелегендә алар оригиналь беләзекләр һәм сәйлән чокерлар ясадылар, аларны төрле төстәге сәйлән бөртекләреннән җыйдылар. Һәр аксессуар уникаль, кабатланмас килеп чыкты. Соңыннан яшь рәссамнар карбыз кисәкләре рәвешендәге гипс эшләнмәләрен буядылар. Хәзер һәр баланың җәйге бәйрәмне хәтерләткән үз баллы талисманы бар. Карбыз телемнәре белән сыйлану җәйге күңел ачуны тагын да тәмләндереп җибәрде.
Алсу Фәизова әзерләде. "Мирас" учреждениесе фотолары.