Новости
12 Августа , 08:00

Суыткыч сату фаҗигагә әйләнгән

Республика Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, Бәләбәйдә яшәүче дистанцион мошенниклар корбаны булган. Ир-ат суыткычны белдерүләр сайты аша саткан, һәм сатып алучыларның берсе аңа сылтама җибәргән.

Суыткыч сату фаҗигагә әйләнгәнСуыткыч сату фаҗигагә әйләнгән
Суыткыч сату фаҗигагә әйләнгән

Сылтама буенча күчкәннән соң “Госуслуги“дагы шәхси битнең скриншоты ачылган. Аннары мошенниклар шалтыраталар һәм ир-атны акчаны “хәвнфсез счетка” күчерергә күндерәләр.

Нәтиҗәдә зыян күрүче 950 мең сумнан мәхрүм калган.

Мошенниклык факты буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Интернетта чит кешеләр белән аралашканда сак булыгыз! Шикле затлардан сылтамалар буенча күчмәгез һәм аларга үз шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итмәгез.

Регина Иванова әзерләде

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас