

Әлеге ханым бу чир белән тәүге тапкыр 2017 елда очрашкан. Туган ягында аңа планлы тикшеренүләр уздырганнар һәм зур булмаган шешләрне хирургия ярдәмендә алгалап торганнар. Әмма бу кадәр зур шешне кисеп ташлау буенча операция ясарга батырчылык итмәгәннәр. Авыру хатынга консультация сорап Русия онкологларына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр.
Операциядә хирурглар, анестезиологлар, шәфкать туташлары һәм кан күчерү буенча белгечләрнең зур командасы катнашкан. Төп кыенлыкларының берсе липосаркоманың сәламәт тукымалардан аеру булган. Операциядән соң авыру хатын “яшәүгә өмет барлыкка килде” дигән.
Чыганак: lenta.ru
Фото:Галия Вәлиева. / fotobank02.ru