

Синоптиклар Башкортстан өчен сентябрьгә яңартылган фаразны игълан итте. Башлангыч мәгълүматларга караганда, көзнең беренче аенда һава температурасы климатик нормадан югарырак булачак, ә явым-төшем, киресенчә, гадәттәгедән азрак булыр дип көтелә.
"Башгидромет"ның ихтимал фаразына ярашлы, сентябрьдә уртача айлык һава температурасы норма тирәсендә яки нормадан югары булыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, бу ай өчен климатик норма плюс 9-12 градус тәшкил итә. Явым-төшемгә килгәндә, аның күләме нормадан азрак булыр дип фаразлана (норма - 35–55 миллиметр), әмма республиканың төньягында яңгырлар күләме гадәти күрсәткечләргә якын булырга мөмкин.
Көз башы республика халкын җәйнең дәвамы белән сөендерәчәк. «Фобос» үзәге мәгълүматлары буенча, 1 сентябрьдән 4 сентябрьгә кадәр көндез һава температурасы плюс 21-23 градус дәрәҗәсендә булачак, шул ук вакытта шактый күләмдә явым-төшем көтелми.
Оптимистик саннарга карамастан, синоптиклар озак вакытка төзелгән фаразга тулысынча ышанмаска чакыра. "Росгидромет" үзәге бүлеге җитәкчесе Анатолий Цыганков күптән түгел сентябрьгә төгәл фаразларның әлегә юклыгын, ә мондый исәпләүләрнең ышанычлылыгы түбән булуын билгеләп үткән - бу, дөресрәге, «статистик мәгълүматларны артык күп эшкәртү». Белгечләр кыска вакытлы фаразларда мәгълүматларны төгәлләштереп барачак.
Ә «алтын көз»гә килгәндә, гадәттә «әбиләр чуагы» дип аталган тотрыклы коры һәм җылы һава торышы Башкортстанда 24 сентябрьдән 2 октябрьгә кадәр урнашырга мөмкин. Бу көннәрдә Уфада көндез һава плюс 14-19 градуска кадәр җылынырга мөмкин.