Новости
17 Августа , 13:00

Бәләбәй спортчысы – Русиянең спорт мастеры!

Бәләбәй кызы Юлия Ямалетдиновага уктан ату буенча Русиянең спорт мастеры исеме бирелде («Ачери-биатлон»дисциплинасы). Таныклыкны тапшыру тантанасы Уфада II Русия халыклары спартакиадасы кысаларында ишкәкле слалом ярышларын ачу тантанасында булды.

Бәләбәй спортчысы –  Русиянең спорт мастеры!Бәләбәй спортчысы –  Русиянең спорт мастеры!
Бәләбәй спортчысы – Русиянең спорт мастеры!

Юлиянең тарихы 2017 елда, ул беренче тапкыр "Чемпион" спорт мәктәбенә килгәч башлана. Шунсы игътибарга лаек, кыз шунда ук гади булмаган спорт төрен – ачери-биатлонны сайлый һәм шуннан бирле үз карарын үзгәртмәгән.

Спорт карьерасын сайлауда кызга әти-әнисе ярдәм иткән. Юлиянең әтисе – чаңгы узышларында һәм хоккейда уңышлы чыгыш ясаган тәҗрибәле спортчы. Ә әнисе, кызының талантын күреп, хәтта классик чаңгы спортын ачери-биатлонга алмаштырган.

Юлия белән гел янәшә аның остазы Артур Шайморатов – спортчының беренче һәм бердәнбер тренеры. Аның җитәкчелегендә кыз югары  нәтиҗәләргә ирешә.

Юлия Ямалетдинова активында: Роусия беренчелегенең абсолют җиңүчесе титулы, Русия кубогы һәм чемпионатларында призлы урыннар, БР һәм РФ җыелма командасы әгъзасы статусы.

Спорт мастеры исеме – спортчының һәм аның остазының күпьеллык күнегүләренең һәм тырыш хезмәтенең лаеклы нәтиҗәсе.

Регина Иванова әзерләде. "Чемпион" спорт мәктәбе фотосы

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас