

Аларга тагын бер популяр җырчы – Дилә Нигъмәтуллина өстәлде. Ул урыс телендә «Ты мой свет» җырын тәкъдим итте.
«Дуслар, мин хәзер актив рәвештә концертларга әзерләнәм, сәхифәмне алып барырга вакытым җитеп бетми. Тик бүгенге яңалыкка аңлатма бирми кала алмыйм, чөнки бу – минем өчен бик зур вакыйга. Бүген без минем яңа җырым чыгуы турында хәбәр иттек. Моңа әйбәтләп әзерләндек, матур видеолар төшердек. Җыр гадәти түгел. Минемчә, ул күпләрнең күңеленә хуш килер. Урыс телендә җыр чыгару – минем өчен бер «эксперимент» кебек. Алга таба карарбыз», – дип сөйли ул язылучыларына.
Күпләр аны хуплаган. "Эт чаба дип, бет чаба" диючеләр дә бар. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Чыганак: "Кызыл таң"