Новости
19 Августа , 13:00

Элвин Грей тагын гашыйк булган?

Башкортстанның атказанган җырчысы янә гашыйк булуын белдерде.

Элвин Грей тагын гашыйк булган?Элвин Грей тагын гашыйк булган?
Элвин Грей тагын гашыйк булган?

Популяр җырчы Элвин Грей Башкортстан буйлап сәяхәт итеп, җәйге табигать күренешләренә сокланып йөри. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә туган төбәгенә багышланган язма урнаштырган.

– Минем Ватаным. Минем Башкортстаным. Һәр юлы яңадан гашыйк булам, – дип язган Радик Юльякшин.

Җырчы шулай ук матур фотосурәтләре белән уртаклашкан. Аларда Элвин Грейның калкулыклы җирлектә квадроциклда йөрүен, көнбагыш басуында булуын һәм, игенче кебек, кулларына башаклар тотып торуын күрергә мөмкин.

Чыганак: "Кызыл таң"

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас