

Тикшерү нәтиҗәләре буенча транспорт чарасы махсуслаштырылган стоянкага эвакуацияләнгән. Балигъ булмаган машина йөртүчегә карата РФ КоАП 12.7 маддәсенең 1 өлеше буенча административ беркетмә төзелгән. Эш материаллары балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә җибәрелгән.
Ата-аналар җаваплылыгына аерым игътибар бирелә. Яшүсмернең законлы вәкилләренә карата РФ КоАП 5.35 маддәсе буенча ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен административ эш кузгату мәсьәләсе карала.
Юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау буенча инспектор Алинә Әмирова: «Транспорт чарасы белән идарә итүне хокуксыз кешегә тапшыру 30 мең сум күләмендә штраф салуга китерә», – дип ассызыклады.
Дәүләт автоинспекциясе балаларга мототехника сатып алганда законнарны үтәү кирәклеге турында искә төшерә. Скутерлар, мопедлар һәм питбайклар сатып алу хәвефсезлек таләпләренә һәм юл хәрәкәте кагыйдәләренә каршы барырга тиеш түгел.
Регина Иванова әзерләде. ЮХХДИ бүлеге фотосы
.