

Конкурс өч этапта үткәрелә: рәсемнәр җыю (2026 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр), бәяләү этабы (1 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр) һәм бүләкләү тантанасы (2026 елның декабре).
1-9 сыйныфларда берничә яшь категориясендәге укучылар катнаша ала.
Катнашу өчен рәсем әзерләргә һәм заявка тутырырга кирәк. Әзер эшләрне почта аша җибәреп яки шәхсән (кулдан) китереп җиткереп була: 450008, Башкортостан Республикасы, Уфа шәһәре, З.Вәлиди ур., 46.
Сорауларыгыз булса, оештыручылар аларга 8 (347) 280-86-30 телефоны буенча җавап бирергә әзер.
Бәлки, нәкъ менә сезнең балагызның рәсеме җиңүче булыр! Барлык катнашучыларга да илһам телибез!
Тулырак-Башкортстан Республикасы Конституция Советының рәсми сайтында: ksrb.bashkortostan.ru.
Регина Иванова әзерләде