Новости
24 Августа , 13:00

Максимгорькийлыларның игелекле эшләре

М. Горький исемендәге токымчылык заводы үзәк усадьбасы авылының урындагы хакимияте башлыгы  Надежда Красильникова күршелекнең уңай мисалы турында хәбәр итте.

Максимгорькийлыларның  игелекле эшләреМаксимгорькийлыларның  игелекле эшләре
Максимгорькийлыларның игелекле эшләре

Тынычлык урамындагы 5нче күпфатирлы йортта яшәүчеләр үз акчаларына үз ишегалларын төзекләндергәннәр. Фундаментны ныгыту максатыннан бергәләп йорт тирәли бетоннан отмостка ясаганнар. Эш сыйфатлы башкарылган.

 

- Үз вакытында бу йортның түбәсе ремонтланды, соңрак йортта яшәүчеләр электр чыбыкларын  алыштырдылар, подъезд һәм йорт яны территориясен чиста һәм тәртиптә тоталар. Авыл халкына менә шундый уңай үрнәк күрсәтәләр, - дип ассызыклады Надежда Кузьминична.

Любовь Иванова. Максим-Горький авыл советы авыл биләмәсе фотосы

 

 

 

Максимгорькийлыларның  игелекле эшләре
Максимгорькийлыларның игелекле эшләре
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас