Новости
25 Августа , 09:00

2027 елда Русиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак

Киләсе елда хаҗ 10 майдан 20 майга кадәр узачак

2027 елда Русиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак2027 елда Русиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак
2027 елда Русиядән хаҗга 25 мең кеше бара алачак

Согуд Гарәбстаны хакимияте киләсе елда Россия өчен хаҗга 25 мең кешегә квота билгеләде, дип сөйләде РИА Новостига халыкара эшләр һәм хаҗ буенча РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары мөфти Рушан Аббясов.

Согуд Гарәбстанында Мәккәгә хаҗ – Исламның биш баганасының берсе. Аны мөмкинлеге булган һәр мөселман башкарырга тиеш.

«Квотаны ел саен Согуд Гарәбстанының Хаҗ һәм гомрә министрлыгы билгели. Россия өчен 2027 елга хаҗга квота 25 мең кешегә беркетелгән – 2026 елдагы кебек үк», – диде мөфти Аббясов.

Ул искә төшергәнчә, 2027 елда хаҗ сезоны 10 майдан 20 майга кадәр узачак.

Тулырак: https://tatar-inform.

Фото: © «Татар-информ»

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас