Новости
25 Августа , 07:00

Һәм тагын яшүсмер руль артында

Бәләбәй районында транспорт чарасына балигъ булмаган машина йөртүче белән идарә итүнең чираттагы очрагы теркәлгән. Әлеге хәл Аксаков авылында "Мототехника" профилактик чарасы һәм "Не рули, малай" социаль кампаниясе барышында була.

Һәм тагын яшүсмер руль артындаҺәм тагын яшүсмер руль артында
Һәм тагын яшүсмер руль артында

Бәләбәй районы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре 14 яшьлек яшүсмер руль артында торган питбайкны туктаткан. Укучының транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмаган, бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу булып тора. Вакыйга урынына яшүсмернең әнисе чакырыла.

Транспорт чарасы эвакуацияләнгән һәм штрафстоянкага урнаштырылган. Балигъ булмаган баланың законлы вәкилен РФ КоАП 12.7 маддәсенең 3 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартканнар. "Транспорт чарасы белән идарә итүне  идарә итү хокукына ия булмаган затка тапшыру". Бу хокук бозу өчен утыз мең сум күләмендә штраф каралган.

Тикшерү материалы яшь машина йөртүченең законлы вәкилләрен җаваплылыкка тарту мәсьәләсен карау өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эшләре бүлегенә тапшырылган.

ЮХХДИ хезмәткәрләре исегезгә төшерә: яшүсмерләрнең машина йөртү таныклыгыннан башка рульгә утырырга тырышуларын туктатыгыз, хәтта сүз аз куәтле транспорт чаралары турында барса да. Питбайк яки башка мототранспортны "уенчык" сыйфатында сатып алу фаҗигагә әйләнергә мөмкин. Юлда балаларның иминлеге – безнең уртак җаваплылыгыбыз.

Регина Иванова әзерләде. ЮХХДИ бүлеге фотолары

 

Һәм тагын яшүсмер руль артында
Һәм тагын яшүсмер руль артында
Һәм тагын яшүсмер руль артында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас