

Бәләбәйлеләрнең 40+ категориясендә җиңүе җанатарларга шәп бүләк булды. Дәүләкәннең – «Премиум групп» һәм Чишмәнең «Родник» командаларын артта калдырып, «Десна»командасы (Бәләбәй/Приют) ышанычлы җиңү яулады. Бу төркемдә турнирның иң яхшы капкачысы дип танылган Александр Анисимов аеруча аерылып торды.
50+ категориясендә беренчелекне Салаватның «Ветеран» командасы яулады. Октябрьскийның «Мобилон» командасы көмеш медаль алды, ә Стәрлетамакның «ВСФ»командасы бронза медальгә лаек булды. Бәләбәйнең «Союз» командасы җиңелүгә карамастан, бу категориядә Иван Кузнецов иң яхшы капкачы булды.
Регина Иванова.