

Чикләүләр этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге эшчәнлекне җайга салу турындагы закон нигезендә кертелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, спиртлы эчемлекләр сатуны тыю ваклап сату нокталарына гына кагыла. Кафе, рестораннарда һәм җәмәгать туклануының башка нокталарында алкоголь продукциясен чикләүләрсез тәкъдим итәчәкләр.
Бу карар уку елы башланган чорда тәртип һәм хәвефсезлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Регина Иванова әзерләде. Фото газета архивыннан