

Башкортстан Республикасы мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсенең 2020 елның 26 августындагы 232 номерлы һәм 2022 елның 10 июнендәге 80 номерлы боерыклары үз көчләрен югалткан дип танылды.
Исегезгә төшерәбез, Салават Юлаевка һәйкәл 1967 елның 17 ноябрендә ачылган. Монументның авторы – танылган скульптор-монументалист Сосланбәк Тавасиев. Чуеннан коелган ат статуясының биеклеге 9,8 метрга җитә, ә авырлыгы 40 тонна тәшкил итә. 1995 елдан монумент сурәте Башкортстан Республикасы Дәүләт гербының үзәк элементы булып тора.
Хәзерге вакытта Башкортстанның милли каһарманы һәйкәле сүтелде һәм реконструкцияләнә.
Фото: Олег Яровиков