Новости
28 Августа , 09:00

Сыерлар турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:

Кешеләр сыерларны 8 мең еллар элек ияләштергәннәр.

Сыерлар турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:Сыерлар турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:
Сыерлар турында берничә кызыклы факт тәкъдим итәбез:
  • Дөньядагы иң авыр сыер – Маунт Катадин, голштин-дурхман гибриды – 2270 кг га җиткән (1906 – 1910 еллар). Гиннес рекордлар китабына караганда, аның биеклеге холкта 1 метр 88 сантиметр тәшкил иткән.
  • Сыерларда вакыт хисе гадәттән тыш үскән, көн тәртибен саклау аларның тормышында зур әһәмияткә ия.
  • Сыерга төнлә 7 сәгать чамасы йокы кирәк.

* Сыерны баскычтан менгезергә мөмкин, ләкин төшәргә мәҗбүр итеп булмый.

* Сыерлар елый белә.

  • Сыерның авызында 25 мең тәм имчәге бар, шуңа күрә алар татлы, тозлы, төче һәм әче тәмнәрне аералар.

Сыерлар иң ач заманда кешеләрне коткару чарасы булган. Һәм юкка гына сыер сурәтен Андорра, Исландия, Непал һәм башка илләрнең дәүләт символларында күрергә мөмкин түгел. Һиндстанда сыер - изге хайван, ул уңдырышлылыкны, муллыкны, җирне символлаштыра.

Ачык чынганаклардан

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас