

«Мин барып җиттем! Мин Северодвинскида! Мин коендым! Мин моны эшләдем!",- дип язган кыз үзенең телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Ксения Башкортстан башкаласыннан 7 июльдә старт алды. Шулай итеп, юл 48 көн вакыт алган. Юлда батыр Уфа кызы палаткада куна яки танышларында туктый. Кире Вологда аша поезд белән кайтырга ниятли.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу спортчы өчен беренче ерак маршрут түгел. Әйтик, узган ел ул Сахалин буйлап 840 километр юл үткән — утрауның төньягыннан Көньяк-Сахалинск шәһәренә кадәр.
“Башинформ”
Фото: Ксения Салазанова | тг-канал Ксения Салазанова