Новости
4 Сентября , 06:00

Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар

Бәләбәй районы хакимияте  башлыгы Азат Сәхәбиев «Муниципаль остаз» программасында катнашты. Программа кысаларында аңа Тәтешле районы хакимияте башлыгы Денис Солтанов җитәкчелек итә.

Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективаларТәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар
Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар

28 августта Денис Айрат улы эш сәфәре белән Бәләбәй районына килде. Көн бай һәм эшлекле булды.

Кунакка район хакимияте  командасы соңгы елларда эшләгән төп төзекләндерү объектларын күрсәттеләр. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү системасына аерым игътибар бирелде – Бәләбәй практикасын адреслы ярдәм механизмы буларак тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, район башлыклары мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә катнаштылар, аннары хакимияттә  эшлекле киңәшмә үткәрделәр, анда идарә итү һәм төрле өлкәләрдә эш үзенчәлекләре турында җентекләп фикер алыштылар.

 

Азат Сәхәбиев үзенең социаль челтәрләрендә мондый очрашуларның тәҗрибә уртакашу белән генә түгел, ә гадәти процессларга яңа караш белән дә кыйммәтле булуын ассызыклады. "Кайвакыт нәкъ менә яшь белгечнең сораулары гадәти әйберләрне икенче яктан күрергә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте район башлыгы. – «Муниципаль остаз» программасының үсәргә һәм үз төбәгенә файда китерергә теләүчеләргә ярдәм итү мөмкинлеге бирүенә шатмын».

Регина Иванова әзерләде. МР хакимияте фотолары

 

 

Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар
Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар
Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар
Тәҗрибә уртаклашу һәм яңа перспективалар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас