Новости
5 Сентября , 08:00

Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты

Дәүләкәннән яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән таныштылар   «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында Бәләбәйдә чүп-чарны сортларга аеру комплексында беренче танышу экскурсиясе булды – аның кунаклары «Дәүләкәннең яшел старты» проектында катнашучылар, Дәүләкән шәһәреннән мәктәп укучылары булды. Балалар туган шәһәрләрендә экологик хәлне яхшыртуда актив катнашалар, ә проектны гамәлгә ашыру Президент грантлары фонды ярдәме белән бара.

Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән таныштыЯшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты
Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты

Экскурсия программасы комплексның бөтен технологик чылбырын колачлады: яшь кунаклар чүп ташучы машиналарны бушату зонасыннан алып сортларга аеру линиясенә кадәр юл үттеләр. Укучылар калдыкларның гомуми агымыннан  файдалы фракцияләр — пыяла, катыргы, пластик һәм металлны кул белән аеруларын үз күзләре белән күрделәр. Шулай итеп, балалар чүп-чарны эшкәртүгә кадәр юлның никадәр катлаулы булуын һәм һәр стадиянең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңладылар.

«Экология Т» җәмгыяте хезмәткәрләре визитның катнашучыларны теоретик әзерләүгә кыйммәтле практик өстәмә булуын билгеләделәр: «Безнең укучылар инде дүрт ай "Яшел старт" программасы буенча укыйлар: экоактивистлар белән очрашалар, төбәк тарихын өйрәнәләр һәм чараларны оештыру нигезләрен үзләштерәләр. Алар өчен бу экскурсия – белемнәрен практикада ныгыту өчен менә дигән мөмкинлек. Мәктәп укучыларының күбесе хәзер үз мәктәпләре өчен "Чиста уеннар" үткәрергә әзерләнә».

Регина Иванова әзерләде. «Экология Т»җәмгыяте фотолары

 

 

Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты
Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты
Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты
Яшь экологлар Бәләбәйдәге чүп-чарны сортларга аеру комплексы эше белән танышты
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас