

Комплекс “Бизнес спринт (Мин спортны сайлыйм “ федераль проекты кысаларында төзелә. Бинаның гомуми мәйданы 1000 кв. метрдан артык тәшкил итәчәк.ФСКның төп бинасы күпфункцияле спорт залы булачак: ул спортның төрле төрләре буенча күнегүләр һәм ярышлар уздырырга, шулай ук теләгән һәркемгә буш вакытын актив һәм файдалы уздырырга мөмкинлек бирәчәк.
Төзелешне быелның ахырына төгәлләү планлаштырыла. Редакция укучыларга төзелешнең төп этаплары турында хәбәр итеп торачак.
Регина Иванова әзерләде. Фото һәм макет социаль үсеш идарәсенең Физкультура һәм спорт бүлеге тарафыннан тәкъдим ителде