

Янгын турында хәбәр ашыгыч хезмәтләргә якынча 17.15 сәгатьтә килгән. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенең Бәләбәй районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлегендә ачыклык кертүләренчә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләре килгән вакытка ялкын инде берничә объектка таралган булган.
Ут зонасында 9×9 метр зурлыктагы торак йорт, шулай ук мунча һәм сарай – һәр бинаның мәйданы 3×5 метр. Барлык корылмалар да бүрәнәдән, һәм нәкъ менә шул ялкын таралуны тизләткән. Хәлне көчле җил дә катлауландыра, ул очкын тарата һәм ялкынның күрше участокларга күчүенә ярдәм иә. Нәтиҗәдә күрше йортларның берсе шактый зыян күргән.
Янгынның алга таба таралуына юл куймас өчен, сүндерүгә Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының профессиональ янгын сүндерүчеләре һәм Баженов авыл Советының ирекле янгын сүндерү командасы кушыла. Аларның җайга салынган гамәлләре башта янгынны локальләштерергә, ә аннары тулысынча юкка чыгарырга мөмкинлек биргән.
Шаһитлар куе төтен һәм көчле ялкынны гына түгел, ә кискен көчле тавышны да истә калдырганнар – күпләр аны шартлау белән чагыштыраплар. Беренче сәгатьләрдә массакүләм мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә моның сәбәбе мунчадагы карбид салынган савыт булган дигән версия барлыкка килде. Хәзер бу мәгълүмат тикшерелә – ахыргы нәтиҗәләрне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сорау алучысына ясарга туры киләчәк.
Бәхеткә, һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Хәзер урында булган хәлнең барлык шартларын ачыклаучы белгечләр эшли.
Регина Иванова әзерләде. Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы фотосы