

Парк территориясендәге бер чара вакытында Дәүләкәннән волонтер-мәктәп укучылары оядан төшкән тиен баласын күргәннәр. Кызлар югалып калмаганнар, аны шунда ук парк хезмәткәрләренә тапшырганнар. Иң мөһиме: аның әнисен табу.
Каравылчылар һәм битараф булмаган кунаклар, әнисе кайтыр дип өметләнеп, төн уртасына кадәр оя янында дежур торалар. Кызганыч, ул барыбер күренми. Мөгаен, ул сусарларның табышы булгандыр – бу ерткыч җәнлекләр паркка якын урман полосасында яши һәм еш кына тиеннәр өчен куркыныч тудыра.
“Мирас” учреждениесендә сөйләүләренчә, тиен баласын ветеринария клиникасына илткәннәр, белгечләр аны карап, киңәшләр биргән һәм паркка кайтарганнар. Ярдәм көтелмәгән яктан да килеп җитә: парк территориясендә урнашкан кафе хезмәткәрләренең берсе шунда ук бер банка кәҗә сөте алып килә – тиен баласына нәкъ менә кәҗә сөте эчерәләр (составы буенча ул сыер сөтенә караганда тиен сөтенә якынрак).
Тиен баласын мәдәният учреждениесе хезмәткәре Опьга Саврина опекага алган. Башта ике сәгать саен ашатырга туры килгән – шул исәптән төнлә дә. Хәзер аңа бер ай чамасы: ул инде күзләрен ачкан, сирәгрәк һәм күбрәк ашый башлаган, рационга әкренләп чикләвек кертә башлаганнар. Табтгатькә, табигый авазларга, исләргә һәм иректәге тормышка ияләшсен өчен аны даими паркта йөртә.
"Хәзер сабый сизелерлек ныгыды, көче кайта, һәм, бу сөендерә, холкы да күренә – бик шаян ул! - дип билгеләп үтә “Мирас” учреждениесе методисты Анна Кузнецова. Ә бит нәкъ менә шушы теремеклек – барысы да җайга салынуны сөйли. Битараф булмаганнарга аерым рәхмәт әйтәсе килә: алар катнашыннан башка бу вакыйга булмас иде».
Регина Иванова. “Мирас” учреждениесе фотолары