

Балалар белән бергә инспектор юл хәрәкәтенең төп кагыйдәләрен кабатлады. Балалар юл аша ничек дөрес чыгарга, һәм ни өчен автомобильдә каеш эләктерергә кирәклеген искә төшерделәр, хәтта сәфәр бик кыска булса да. Юл билгеләренә аерым игътибар бирелде: балалар аларны атадылар, мәгънәсен аңлаттылар. Шулай ук әңгәмә барышында кайда велосипедта һәм самокатларда йөрү, ә кайда моны катгый рәвештә эшләргә ярамау турында фикер алыштылар.
Алган белемнәрен уеннар һәм мисаллар белән ныгытып, балалар юл хәрәкәтендә үрнәкле катнашучылар булырга һәм һәрвакыт кагыйдәләрне үтәргә вәгъдә бирделәр.
Регина Иванова
БР буенча ЮХХДИ бүлеге фотолары.