

Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә билгеләп үтүләренчә, Гөлчәчәк Равил кызының чираттагы уңышы барлык урта медицина персоналының югары һөнәрилеген һәм фидакарьлеген күрсәтә.
Баш табиб Рөстәм Ишмурзин ассызыклаганча, Ковалева – башкаларга үрнәк, аның идея- багшлангычларын дәваханә хуплаячак. Оештыру-методика бүлегенең өлкән фельдшеры Елена Кулякова коллективның эшен нәтиҗәле, ә атмосфераны җылы һәм продуктив итә торган хезмәттәшләренең компетентлы, ярдәмчел булуларын һәм лидерлык сыйфатларын билгеләп үтте.
Гөлчәчәк Ковалеваның җиңүе – бөтен район өчен мөһим вакыйга һәм бөтен ил буенча хезмәттәшләр өчен этәргеч.