

Танк гаскәрләре хәрбиләренең һөнәри бәйрәме алдыннан Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов һәм "Хәрби тугандашлык"оешмасы җитәкчесе Рим Баһманов Бөек Ватан сугышы ветераны, элеккеге танкист, Бәләбәй районының мактаулы гражданины Габдрәүф Гәрәев янына бардылар.
Котлауны кабул итеп, Габдрәуф Сәләх улы муниципаль район җитәкчелегенә, ветераннар советына, иҗтимагый хәрби берләшмәләргә, шулай ук халыкка, мәктәп укучыларына, Бөек җиңүебезне искә төшереп, аңа күп еллар ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен белдерде.
Апрель аенда сугыш ветераны 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте!
Танкистлар көнен ул сәламәт һәм озын гомерле булып, тормыш юлында игелекле кешеләр белән очраштырган язмышына рәхмәтле булып белән каршылый.
Бәйрәм белән, Габдерәүф Сәләх улы!
Любовь Иванова. Ветераннар советы фотосы