

Оештыручылар төрле әзерлек дәрәҗәсе өчен программа әзерләгәннәр. Сайлауга 2, 5, 10, 21,1 һәм 42,2 километр ара тәкъдим ителде. Теләүчеләр йөгереп кенә калмыйча, дистанцияне скандинавиячә узарга, роликларда яки хендбайкларда узарга да мөмкин иде. Быелгы тагын бер мөһим яңалык – начар күрүче һәм күрмәүче катнашучылар өчен 2 км арада инклюзив йөгерү, ул программада марафон тарихында беренче тапкыр барлыкка килде.
Меңләгән спортчылар арасында 42,2 км классик марафон дистанциясендә Бәләбәйне 39 нчы "Җәйгор" балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Гөлназ Голиус яклады. Спортчы кыз искиткеч нәтиҗә күрсәтте: 3 сәгать 22 секунд. Бу Бәләбәй хатын-кызлары арасында марафон дистанциясендә иң яхшы нәтиҗә.
Гөлназның әйтүенә караганда, тренер Салават Гомәровның грамоталы эше нәтиҗәсендә уңышка ирешелгән
"Дөресен әйткәндә, соңгы көнгә кадәр бөтен дистанциядә темпны саклап кала алуыма Ышанмадым, – ди Гөлназ. – Ләкин тренировкалар, дисциплина һәм тренер ярдәме үз эшен эшләде. Хәзер аңлыйм: әгәр система һәм үз-үзеңә ышаныч бар икән, теләсә нинди чакрымнарны үтәргә мөмкин".
Регина Иванова. Фото Г. Голиус архивыннан