

Кагыйдәләр нигезендә, бу вакытта коммерциягә карамаган бакча ширкәтләрендә (СНТ) кишәрлекләрдә, урман фонды һәм авыл хуҗалыгы җирләрендә учак ягу, чүп-чар, үлән һәм яфракларны яндыру тыела. Шулай ук ачык утта ризык әзерләү өчен мангаллар һәм башка җайланмалар куллану тыела. Янгын куркынычы булган эшләрне махсус билгеләнгән урыннардан читтә башкару катгый тыела, ә теләсә кайсы җирдә коры үсемлекләрне яндыру катгый рәвештә ярамый.
Янгынга каршы махсус режим чорында бу кагыйдәләрне бозу штрафлар салуга китерә, аларның күләме гадәттәгедән шактый зур. Гражданнар өчен штрафлар – 10-20 мең сум, вазыйфаи затлар өчен – 30-60 мең сум, шәхси эшмәкәрләр өчен – 60-80 мең сум, ә юридик затлар өчен 400-800 мең сум тәшкил итә.
Янгын чыккан очракта кичекмәстән 112 яки 101 телефоннарына шалтыратыгыз.
Регина Иванова әзерләде