Новости
17 Сентября , 13:00

Коточкыч: Аю хатын-кызны тәрәзәдән тартып алган

Бу хәл Красноярск өлкәсендә була. Ермаков районында аю хатын-кызны тәрәзәдән тартып алган. 

Коточкыч: Аю хатын-кызны тәрәзәдән тартып алганКоточкыч: Аю хатын-кызны тәрәзәдән тартып алган
Коточкыч: Аю хатын-кызны тәрәзәдән тартып алган

Красноярск өлкәсендә  аю һөҗүме нәтиҗәсендә 66 яшьлек хатын-кыз һәлак булган. Фаҗига 16 сентябрьгә каршы төндә Ермак муниципаль округының Югары Кебеж авылында була. Һөҗүм эзләре белән җирле хатын-кызның гәүдәсен аның йорты ишегалдында табалар.

Красноярск өлкәсе  һәм Хакасия Республикасы буенча Тикшерү комитеты ГСУ хәбәр иткәнчә, алган җәрәхәтләрдән хатын-кыз урында ук үлгән.

"Беренчел мәгълүматлар буенча, 2026 елның 16 сентябрендә төнлә Ермаков муниципаль округының Югары Кебеж авылында җирле хатын-кызга аю һөҗүме ясала. Алынган җәрәхәтләрдән хатын-кыз вакыйга урынында үлә", - диелә MAX платформасындагы хәбәрдә.

Тикшерүчеләр килеп чыккан хәлнең барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклау өчен чаралар комплексы үткәрә.

Оператив хезмәтләрдә булган хәлнең беренчел версиясен сөйләделәр. Һәлак булучы, мөгаен, ишегалды территориясендә шау-шу ишеткән һәм кемдер койма артыннан менеп килә дип уйлаган. Ул тәрәзәгә караган, һәм аю аны аннан тартып алган. Ул вакытта йортта хатынның күршесе була, ул матраста тәрәзә астында йоклый һәм зыян күрми. Оператив хезмәтләр сүзләренчә, ике хатын-кыз да алдагы көнне эчкән, ә икенчесен көчкә уятырга мөмкин булган. Аю өйгә кермәгән.

Баш Тикшерү идарәсе хәзер урманнарга бару аюларның югары активлыгы аркасында бик куркыныч, дип кисәтте. Ведомствода табигатькә баруны, гөмбә һәм җиләк җыюны, шулай ук урманга йөрүне кичектерергә киңәш иттеләр.

"Эре ерткыч белән очрашканда кешенең котылу өмете юк диярлек. Үз тормышыгызны һәм якыннарыгызның тормышын үлем куркынычы астына куймагыз", - дип кисәттеләр Тикшерү комитетында.

 

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас