

Башгидромет мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 19 сентябрьдә, сизелерлек явым-төшем юк. Җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан уртача. Һава температурасы төнлә +2, +7°, көндез +17, +22°.
Синоптиклар метеошартларның кайчан үзгәрәчәген һәм “Әбиләр чуагы” күпмегә озакка сузылачагын хәбәр иттеләр.
“Фобос" үзәгендә оптимистик рухталар һәм сентябрьнең икенче яртысында җәйге һава торышын вәгъдә итәләр. Дөрес, көндезге һәм төнге температуралар арасында билгеле бер контраст булачак.
20-28 сентябрьдә төнлә +14 –17 градус, ә көндез +23 - 26 градус көтелә, явым-төшемсез булачак.
Сентябрьнең соңгы көннәрендә термометр баганасы +18 градуска күтәрелә, ә төнлә +5 градуска кадәр төшәчәк. 6 октябрьдән көндез +10 градустан түбәнрәк булачак, ә төнлә +1 градуска кадәр суытачак. Яңгырлар аерым көннәрдә булырга мөмкин.
Элегрәк галимнәр билгеләп үткәнчә, “Әбиләр чуагы” — һава температурасының сентябрь температурасы нормасына карата югары булуы. Бу чорда, кагыйдә буларак, атмосфера явым-төшемнәре булмый. Көндез эссе була, шул ук вакытта яңгыр яумый.