Новости
22 Сентября , 10:00

Бәләбәйдә исерек автоледины тоткарлаганнар

21 сентябрьгә каршы төндә Бәләбәй шәһәре Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре исерек хәлдә машина йөртүче хатын-кызны тоткарлый. Машина салонында кечкенә бала булган.

Бәләбәйдә исерек автоледины тоткарлаганнарБәләбәйдә исерек автоледины тоткарлаганнар
Бәләбәйдә исерек автоледины тоткарлаганнар

Хәл  төн уртасында була, юл-патруль хезмәте инспекторлары документларны тикшерү өчен машинаны туктата. Машина йөртүче, 1996 елгы хатын-кыз, ачыктан-ачык исереклек билгеләре күрсәткән, бу ЮХХДИ хезмәткәрләрендә шик уяткан. Медицина тикшерүе барышында прибор, спиртлы эчемлекләр куллану фактын раслап, сулыш һавасында 0,696 мг/л алкоголь күрсәткән.

Моннан тыш, автомобильдә дүрт яшьлек бала булган. Хатынны транспорт чарасы белән идарә итүдән читләштерәләр, аңа карата административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча административ материал төзелгән (транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә итү).

Хокук бозучының автомобиле барлык хәлләр ачыкланганчы махсуслаштырылган стоянкага урнаштырылган.

Белебәй Дәүләт автоинспекциясе фотолары

 

Бәләбәйдә исерек автоледины тоткарлаганнар
Бәләбәйдә исерек автоледины тоткарлаганнар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас