

Рәсми документтан күренгәнчә, әгәр газ ризык әзерләү һәм газ плитәсендә су җылыту өчен генә кулланылса, 1 октябрьдән республика халкы кубометры өчен 11,67 сум түләячәк.
Шулай ук яңа тарифлар плитәдә ризык әзерләү һәм су җылыту өчен газ кабызылган очракта (әгәр үзәктән кайнар су белән тәэмин итү булмаса) кубометры өчен 10,86 сум бәя күздә тота.
Моннан тыш, хәзер күпфатирлы йортларда фатирларны җылытканда кулланыла торган мең кубометр газ өчен 8 964,69 сум түләргә туры киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда социаль программа буенча 75 мең йортка газ кергән
Башинформ