Новости
24 Сентября , 08:00

"Әбиләр чуагы”на алмашка кайчан яңгырлар һәм кар белән салкыннар киләчәк?

Октябрьнең беренче декадасында «Әбиләр чуагы”на алмашка салкыннар  киләчәк.

"Әбиләр чуагы”на алмашка кайчан яңгырлар һәм кар белән салкыннар киләчәк?"Әбиләр чуагы”на алмашка кайчан яңгырлар һәм кар белән салкыннар киләчәк?
"Әбиләр чуагы”на алмашка кайчан яңгырлар һәм кар белән салкыннар киләчәк?

 Һава температурасының кискен түбәнәюе 5 октябрьдән соң булачак, көндез термометр баганасы +10 градустан, ә төнлә +1 градуска кадәр төшәчәк.

«Фобос» үзәгендә октябрь аена һава торышы фаразын бирделәр.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 6 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр көндез +8, +9 градус булачак. 12-18 октябрьдә тагын +15 градуска кадәр җылыначак.

Чираттагы салкын дулкыны 19 октябрьдән киләчәк, ул вакытта берничә көн температура +1дән +5 градуска кадәр булачак, төнлә -7 градуска кадәр суытачак.

27 октябрьдән температура минус: көндез -4 градуска кадәр һәм төнлә -7 градуска кадәр. Шул ук вакытта карлы яңгырлар да көтелә.

Елена Петрова фотосы

Автор: Сетевое издание "Общественная электронная газета"

Елена Петрова фотосы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас