Новости
25 Сентября , 12:00

Янгында һәлак булган апалы-сеңелле өч бертуган белән хушлаштылар

Башкортстанда «Солнечный " сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булган өч бертуган  белән хушлаштылар

Янгында һәлак булган апалы-сеңелле өч бертуган  белән хушлаштыларЯнгында һәлак булган апалы-сеңелле өч бертуган  белән хушлаштылар
Янгында һәлак булган апалы-сеңелле өч бертуган белән хушлаштылар

Кичә  Стәрлетамакта «Солнечный» сәүдә-күңел ачу комплексында янгында һәлак булган 33 яшьлек Виктория, 29 яшьлек Елизавета һәм Еленаны соңгы юлга озаттылар. «Стәрлетамак эшчесе» басмасы хәбәр иткәнчә, хушлашуга дуслары һәм хезмәттәшләре генә түгел, йөзләгән шәһәр кешеләре дә килгән, алар өчен бу фаҗига шәхсигә әйләнгән диярлек. Җыелганнарның барысы да һәлак булучылар турында җылылык белән сөйләделәр. Өчесе дә ярдәмчел булган, пенсионер әтисенә ярдәм иткәннәр, диләр.

Якыннары сүзләренчә, Елизаветаның ире СВОда, улы – беренче сыйныф укучысы. Виктория ТСКДА эшләгән, анда аның керфекләр үстерү буенча үз салоны булган. Елена – олы апасы –  ТСК да ательеда эшләгән. Фаҗига булган көнне Лиза чалбарын кыскартырга Лена янына барган булган. Аннары алар янына Вика килгән. Шулай итеп алар өчесе дә бер урында калганнар.

Апаларны Яңа зиратта, Геройлар аллеясы янында җирләгәннәр.

 Чыганак:  “Башинформ”

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас