Новости
28 Сентября , 05:00

Бәләбәйдә алмагачлар утырттылар

Бәләбәй шәһәренең «Борынгы кала" үзәгендә парк зонасы төзекләндерелә. 26 сентябрьдә биредә «Яшел Башкортстан»акциясе узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бәләбәйдә алмагачлар утырттыларБәләбәйдә алмагачлар утырттылар
Бәләбәйдә алмагачлар утырттылар

Шәһәр кешеләре Недзвецкий сортлы ун алмагач утырттылар. Бәләбәйнең 245 еллыгына багышланган экологик акциядә Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхабиев, хакимият башлыгының беренче урынбасары Рафаэль Вәлиев, шәһәр хакимияте башлыгы Татьяна Зубова катнашты.

Экологик өмәдә шулай ук шәһәр биләмәсе хакимияте  хезмәткәрләре, депутатлар, «Яшьтәш»муниципаль бюджет учреждениесе волонтерлары катнашты. Техник эшләрне оештыруны «Төзекләндерү» учреждениесе  үз өстенә алды.

Исегезгә төшерәбез, «Борынгы кала» үзәге «Яшәү өчен инфраструктура»милли проектының "Уңайлы шәһәр мохите булдыру " программасы буенча төзелде.

Светлана Шириня

 

 

Бәләбәйдә алмагачлар утырттылар
Бәләбәйдә алмагачлар утырттылар
Бәләбәйдә алмагачлар утырттылар
Бәләбәйдә алмагачлар утырттылар
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас