Новости
28 Сентября , 12:00

Башкортстанның Республика көне уңаеннан ничек ял итүе билгеле булды

Быел Республика көне якшәмбегә туры килә. Димәк, ял көне дүшәмбегә, 12 октябрьгә күчерелә.

Башкортстанның Республика көне уңаеннан ничек ял итүе билгеле булдыБашкортстанның Республика көне уңаеннан ничек ял итүе билгеле булды
Башкортстанның Республика көне уңаеннан ничек ял итүе билгеле булды

- Шулай итеп, биш көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр өч көн рәттән ял итә алачак: 10, 11 һәм 12 октябрьдә, - дип аңлата Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова. - Алты көнлек график буенча эшләүчеләр өчен 11 һәм 12 октябрь ял көннәре булачак, 10 октябрь шимбәсе кыскартылачак, чөнки ул бәйрәм көненә туры килә. Әгәр хезмәткәрнең ялы 11 октябрьдгә туры килсә, ял бер көнгә озайтыла.

Бу көнне эшләячәк барлык хезмәткәрләр өчен (график буенча, вахта һәм башкалар) икеләтә күләмдә хезмәт хакы каралган (РФ ТК 153 маддәсе).

12 октябрь ял көне булган хезмәткәрне эшкә җәлеп итү аның язма ризалыгы белән генә рөхсәт ителә , кайбер очраклардан тыш (РФ ХК 113 маддәсе), түләү икеләтә күләмдә башкарыла яки башкача бирелә.

Башинформ

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас