Новости
30 Сентября , 04:00

Безнекеләр шулай ул!

Григорий Аксаков ордены белән бүләкләнде

title
Безнекеләр шулай ул!Безнекеләр шулай ул!
Безнекеләр шулай ул!

Чирек гасыр дәвамында Надеждино авылында Аксаковлар гаиләсе музеен Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Галина Владимировна Гайнуллина җитәкләде.

Уфада С.Т. Аксаковка 235 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантаналы кичәдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров аңа Григорий Аксаков орденын тапшырды.

Г.В. Гайнуллинаның Бәләбәй районында Аксаков мирасын саклау эшенә керткән өлеше әнә шулай югары бәяләнде.

Бүләкләнүчеләр арасында Сербия, Болгария һәм Санкт-Петербург вәкилләре дә бар.

Ветеранны лаеклы бүләге белән котлыйбыз!

Любовь Иванова. Фото Г. Гайнуллинаның шәхси архивыннан

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас