Ташлама яшь буенча пенсионерларга һәм инвалидларга (18 яшьтән өлкәнрәкләр) бирелә.
Ничек файдаланырга:
- Ай ахырына кадәр Дәүләт хезмәтләрендә «Мир» картасын теркәгез. Ташлама киләсе айның 1 числосыннан гамәлгә керә.
- Транспорттагы терминалга «Мир» картасын терәгез.
- Түләнгән сәфәрләрнең гомуми суммасы 600 сумга җитү белән (бу республикада бердәм социаль юл йөрү билеты бәясе), киләсе сәфәрләр бушлай булачак.
- Айга 90 сәфәр, шул исәптән түләнгәннәрен дә кертеп, ташламалы санала
Мөһим кагыйдәләр:
- “Мир” һәм “Алга, Башкортостан” карталары белән ташлама алырга мөмкин. Бер вариант сайларга һәм аннан гына файдаланырга кирәк.
- Терминалга һәрвакыт ташлама рәсмиләштерелгән картаны терәгез.
Киләчәктә хакимият бу механизмны, ташламалы категориядәге гражданнар өчен сервисларны уңайлырак итү өчен, мәдәният учреждениеләренә һәм кибетләргә таратырга планлаштыра.
Светлана Шириня әзерләде