

Старт алдыннан велоспорт сөючеләрне Бәләбәй районы ветераннар советы рәисе Александр Буйлов сәламләде.
Старт Сәламәтлек сукмагыннан бирелде. ЮХХДИ машинасы озатуында велосипедчылар 10 нчы чакрымга таба бардылар, аннары Нефтьчеләр шоссесы буйлап Сәламәтлек сукмагына кире чыктылар, анда җанатарларның шатлыклы тавышлары астында финишка килеп җиттеләр.
Узыштан соң оештыручылар катнашучыларны туклану комбинаты директоры Сәид Баһаветдинов биргән пироглар белән чәй белән сыйладылар
Регина Иванова. Елена Петрова фотолары