Новости
4 Октября , 12:00

Бәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартыла

Кызыл урамындагы 109/1 нче йорт ишегалдында балалар мәйданчыгында ремонт бара. Төзекләндерү эшләре “Башкорт ишегаллары”республика программасы кысаларында бара.

title
Бәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартылаБәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартыла
Бәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартыла

Исегезгә төшерәбез, бу мәйданчык әлеге программа буенча элегрәк төзекләндерелгән иде инде. Әмма вакыт узу белән җиһазларның аерым  өлешләре, шулай ук резина өслек яраксыз хәлгә килгән. Агымдагы ремонт нәкъ менә искергән өлешләрне яңартудан һәм алыштырудан гыйбарәт. Подрядчик –   «Диком-Урал» җәмгыяте.

Эш барышында белгечләр уен зоналарын тәртипкә китерергә, зыян күргән конструкцияләрне алыштырырга һәм өслекне яңартырга ниятлиләр. Бу киңлекне яңадан балалар өчен уңайлы һәм хәвефсез итәчәк.

Әлеге программада кабат катнашу тәкъдиме белән күпфатирлы йортта яшәүчеләр һәм идарәче компания чыгыш ясады. Кирәкле документлар пакетын җыеп, кимчелекләрне ачыклап, алар шәһәр хакиммиятенә республика программасында катнашу өчен гариза белән мөрәҗәгать иткәннәр.

”Башкорт ишегаллары” программасы быел республикада нульдән яңаларын булдыруга түгел, ә гамәлдәге балалар һәм спорт мәйданчыкларын торгызуга юнәлтелгән. Мондый алым ишегалларындагы проблемаларны төгәл хәл итәргә һәм төзекләндерелгән территорияләрнең хезмәт итү вакытын озайтырга мөмкинлек бирә.

Светлана Шириня

Бәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартыла
Бәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартыла
Бәләбәйдә балалар мәйданчыгы яңартыла
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас