

Манара төзү өчен 300 килограмм тирәсе татлы ризык файдаланылган. Бу барлыгы 1500 кап чәкчәк дигән сүз. Татар халкында Сөембикә манарасы — ныклык һәм матурлык, ә чәкчәк — кунакчыллык һәм юмартлык символы булып тора. Әлеге ике символны берләштерү бик мәгънәле килеп чыккан.
Бу татлы Сөембикә манарасы төзү өчен файдаланылган чәк-чәк исраф ителмәячәк. «Татар кызы» финалының гала-концерты тәмамлану белән, барлык 1500 чәкчәк төргәге тамашачыларга бушлай таратылачак. Бу — гади күчтәнәч кенә түгел, ә һәр кунакка татар җылысын үзе белән алып китү мөмкинлеге булачак.
Исегезгә төшерәбез, «Татар кызы-2026» халыкара бәйгесенең финалы 7 октябрьдә «Рухыет» сараенда узачак. 8 октябрьдә «Аваза» милли туристлык үзәгендә җиңүче кызга автомобиль тапшырылачак.
Татар-информ