

Р.Р. Бабушкина исемендәге 5 нче мәктәпнең «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары. тәрбия буенча киңәшче һәм башлангыч бүлекчә кураторы Гөлназ Мөнир кызы белән поселокның беренче комсомолецы Федор Карцев һәйкәле янында өмә үткәрде.
Балалар мемориал тирәсен тәртипкә китерделәр: чүп-чарны җыештырдылар, юлларны себерделәр, тирә-юньне яңарттылар. Мәктәп укучылары өчен бу бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә күпьеллык күркәм йола. Укучылар туган як тарихын сүздә түгел, эштә үз куллары белән саклап калу өчен елдан -ел истәлекле урынга әйләнеп кайталар.
Регина Иванова әзерләде. Р. Бикмөхәммәтова фотолары