Новости
14 Октября , 10:00

Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән

  Бәләбәй1 нче санлы балалар сәнгать мәктәбенең «Рәсем сәнгате» бүлеге укытучысы Алена Валерьевна Сакова «Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы»Бөтенрусия конкурсының округ этабында катнашты. Ул Башкортстан Республикасы исеменнән чыгыш ясады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгәнБик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән
Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән

Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылучы конкурс 2009 елдан үткәрелеп килә. Аның төп бурычы – иң яхшы педагогларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, шулай ук сәнгать белеме системасын саклап калуга һәм үстерүгә булышу.

Быел округ этабында Идел буе федераль округының төрле төбәкләреннән 14 сәнгать мәктәбе педагогы үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Конкурс Л.В. Собинов исемендәге Саратов дәүләт консерваториясендә уздырылды. Педагоглар осталыкларын үз-үзләрен тәкъдим итү, ачык дәресләр һәм методик семинарлар аша күрсәттеләр, тармак дискуссияләрендә катнаштылар.
Алена Сакова үзен чын профессионал итеп күрсәтте. Бу кызыклы һәм танып белү вакыйгасының истәлеге итеп аның конкурста катнашучы дипломы калачак.
1 нче санлы балалар мәктәбе укытучысының шәхси һәм һөнәри сыйфатлары хезмәттәшләре арасында ихтирам һәм танылу уята. "Алена Валерьевна – талантлы педагог һәм олы йөрәкле кеше. Осталыгы белән ул укучыларның хөрмәтен яулады", – дип билгеләп хезмәттәшләре.

– Минем өчен конкурс тәҗрибә уртаклашу һәм яңа белемнәр алу, шулай ук файдалы танышулар булдыру һәм фикердәшләр белән аралашу өчен менә дигән мөмкинлек булды, – дип уртаклашты катнашучы.
Светлана Прокофьева әзерләде
Фотолар А. Сакова архивыннан 

 

Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән
Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән
Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән
Бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белгән
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас