

Бәйрәм датасы итеп Фәйзи Гаскәровның туган көне – 21 октябрь сайланган. Аның исеме күптәннән башкорт биюенең символына әверелде: Фәйзи Гаскәров – атаклы биюче, хореограф һәм балетмейстер, башкорт хореография сәнгатенә нигез салучы, башкорт халык биюләре ансамблен оештыручы һәм беренче сәнгать җитәкчесе.
Бу көнне Аксаков авылы китапханәсендә 41нче мәктәп укучылары өчен чара узды. Китапханә хезмәткәрләре балаларны Фәйзи Гаскәровның тормышы һәм иҗаты белән таныштырдылар, аларга «Оста турында укучылар» буклетларын тараттылар, видеопрезентация күрсәттеләр һәм останың ъзенеж «Башкорт биюләре»дигән китабы белщн таныштырдылар.
Чарага «Башкорт биюе көне» күргәзмә-панорамасын ясаганнар. Анда Башкортстанның бию мәдәниятенең байлыгын һәм төрлелеген чагылдырган китаплар күрсәтелгән.
Регина Иванова әзерләде. Фотолар Аксаков китапханәсеннән.