

«Иң укый торган төбәк» бөтенрусия конкурсы нәтиҗәләре буенча быел Башкортстан «Китап Һәм уку территориясе»исеменә лаек булды. БР мәдәният министры вазифаларын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов шундый яңалык белән уртаклашты.
Башкортстан берничә ел дәвамында тотрыклы рәвештә иң яхшылар рәтенә керә: 2024 елда Русиянең әдәби флагманы булды (шул исәптән «Китап бәйрәме» Халыкара китап ярминкәсен уңышлы уздыру нәтиҗәсендә), 2025 елда яңадан җиңүчеләр һәм лауреатлар рәтенә керде, ә хәзер 2026 елда да югары статусын раслады.
"Бу бик зур команда — китапханәчеләр, педагоглар, язучылар, нәширләр, волонтерлар һәм, әлбәттә, укучылар хезмәтенә лаеклы бәя", — дип билгеләп үтте министр вазыйфаларын башкаручы.
Бу конкурс сезонында Русиянең әдәби флагманы «Бердәмлек формуласы»проекты белән Волгоград өлкәсе булды. Конкурс лауреатлары булып Алтай крае, Красноярск крае һәм Рязань өлкәсе танылды.
Конкурс Русия цифрлар министрлыгы ярдәмендә Русия китап берлеге тарафыннан оештырылды. Бүләкләү тантанасы ноябрьдә Мәскәүдә узачак.
Башинформ буенча Зәйфә Салихова әзерләде