

Форум эшендә 150дән артык яшь кеше катнашты. Чара рус һәм татар телләрендә узды.
Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов мөрәҗәгать итте. Үз чыгышында ул татар халкының туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен республикадан читтә саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
Катнашучылар алдында шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов чыгыш ясады. Ул Республика һәм Бөтенроссия проектларын тәкъдим итте һәм аларны Санкт-Петербургта локаль дәрәҗәдә гамәлгә ашыру өчен ничек җайлаштырырга кирәклеге турында сөйләде.
Форумның программасы бай һәм нәтиҗәле булды. Катнашучылар өчен лекцияләр, дискуссияләр һәм практик мастер-класслар оештырылды.
Санкт-Петербург татар яшьләре җитәкчесен сайлау форумның мөһим оештыру нәтиҗәсе булды. Җитәкче итеп бертавыштан Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Таһир Вәлиуллин сайланды. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов тәкъдим иткән инициативаны катнашучылар гомуми тавыш бирүдә хупладылар, актив гамәли эшкә күчәргә кирәклеген билгеләп үттеләр.
«Акыл фабрикасы» кысаларындагы беренче форум Петербургта бердәм һәм актив татар яшьләре берләшмәсен формалаштыруга старт бирде.
Фото: Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллеге
Татар-информ .