Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
3 февраль , 15:00

45 Бөек Ватан сугышы ветеранына Уфаның почетлы гражданы исеме бирелә

Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Русия президенты Владимир Путин Бөек Ватан  сугышы ветераннарына үзләре яшәгән төбәкләрнең, шәһәрләрнең һәм муниципалитетларның почетлы гражданнары исемен бирү башлангычы белән чыгыш ясады.Һәр фронтовик шундый статуска лаек, дип билгеләде дәүләт башлыгы.

45 Бөек Ватан сугышы ветеранына Уфаның почетлы гражданы исеме бирелә
45 Бөек Ватан сугышы ветеранына Уфаның почетлы гражданы исеме бирелә

Уфа хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итүенчә, ул шәһәр советына Башкортстанның башкаласында теркәлгән һәм яшәгән 45 Бөек Ватан сугышында катнашучыга “Уфа шәһәренең почетлы гражданы” исемен бирү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.

“Алар үзләренең кыюлыгы, батырлыгы белән шушы исемгә лаек булды. Туган илне саклаганнары өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез! Горурланабыз һәм ныклы саулык телим”, – дип яза Ратмир Мәүлиев.

Башинформ хәбәр иткәнчә, Башкортстанда Җиңүнең юбилеена алты меңнән артык ветеранга “Путин акчасы” түләнә.

Фото:Ксения Калинина


Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: